воскресенье, 25 октября 2015 г.

Татарские стихи. Татар телендә шигырьләр...

Шигырь ул – төнәтмә. Ниндидер тойгылар, мизгелләр. Мәсәлән, җәй көне  яшелчәләрне тозлап, базга төшереп куясың. Сиңа кирәк чакта шунда төшәсең дә кирәген алып менәсең. Шигырь дә шулай. Китап укыйсың һәм сине шул язучының тойгылары, халәте биләп ала.

http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/erikey/poems.htm
http://watan.su/shigyirlar

воскресенье, 11 октября 2015 г.

Нәрсә ул "Шигърият"?


 (гарәп. شعر‎ сүзеннән) – сүзләрнең гади сөйләмгә хас булмаган рәвештә ритмы, яңгырашы буенча билгеле бер тәртипкә китерелгән хәле. Сүзләрне шундый хәлгә китерүгә нигезләнгән нәфис әдәбиятның бер тармагы.
Шигърият үз эченә лирика һәм лиро-эпик әдәби төрләрне берләштерә.

♡♡♡

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Г. Тукай